“Мишә” дәүләт табигый аучылык тыюлыгында, Зөя утравындагы ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”ннән алып кайтылган мараллар вакытлыча торган вольерда, шатлыклы вакыйга килеп чыкты – болан баласы туды.
Хәзерге вакытта ул инде ныгыды һәм үзен вольерда иркен хис итә, ләкин чит кешеләрдән, шул санда тыюлык хезмәткәрләреннән читләшә, гел анасы артына яшеренә. Бу сүрәтне ясауга күп вакыт һәм көч сарыф ителде.