"Уылдык чәчү 2017"операциясенең нәтиҗәләре чыгарылды

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: балыкларның табигый үрчү өчен шартлар тудыру, аларны саклау һәм   рациональ куллану максаты белән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейн сулыкларында,               “Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль Канунның 5, 6, 6.1. маддәләре белән, “Балыкчылык турында һәм  биологик су байлыкларын саклау турында”гы  Федераль Канунның 43.1. маддәсе белән, ә шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы миистрлыгының  18.11.2014 елдан 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык оту Кагыйдәләрен раслау турында”гы  боерыгы белән кулланып  Татарстан Республикасында 2017 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырылды.

“Уылдык чәчү-2017” операциясен уздыруга  чакырылган тикшерүче әгъзалар белән , Татарстан Республикасында 2017 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр, 1652 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча  62 җинаять эше ачылды, 3825 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды ( 2016 елда шул ук вакытта 1690 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча  34 җинаять эше ачылды, 3115 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды).

Идарәнең биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм  хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда  браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлеге дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International