Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 20 июленнән 463 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә, 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 1 августына кадәрге ау чорында, аучылык байлыкларын табу лимиты һәм квоталары расланды.
Боерыкның тексты белән Идарәнең рәсми сайтында (http://ojm.tatarstan.ru) “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Тоту лимитлары” өстәмә битендә танышырга була.