Хөрмәтле аучылар һәм ауны кулланучылар!

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  2017 елның 29 июлендә, Россия Федерациясе Президенты белән, 224-ФЗ  номерлы “ Ау турында һәм  аучылык байлыкларын саклау турында һәм  Россия Федерациясенең  аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль канунның 71 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы  Федераль канунга имза куелды.

Кертелгән үзгәрешләр белән  аукцион уздырмыйча аучылык хуҗалыгы килешүнамәләрен төзү вакыты билгеләнде– 49 ел.

Исегезгә төшереп китик, хайваннар дөньясы  объектларын куллануга озак вакытлы лицензия хуҗалары, кануннар чыгаручы, килешүнамәләр төзелергә тиешле төгәл срогын билгелгәнгә кадәр,андый килешүнамәләрне төзүгә мораторий  керткән 17-П номерлы Конституция Хөкеме  карары белән бәйле рәвештә, 2015 елдан аучылык хуҗалыгы килешүнамәләрен төзү  мөмкинлегеннән мәһрүм булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International