ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Халыкара урманнарны яклау көнендә ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында «Спас» тыюлыгы белгечләре һәм тәрбияче Осинцева Вера оештырган «Урман-табигать хәзинәсе» темасына бәйрәм чарасы узды. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар һәм кошлар турында, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш турында сөйләделәр. балалар белән мастер класс үткәрделәр: пластилиннан тал ботагын ясап, аны картонга ябыштырдылар .

Ә «Төремкәй» балалар бакчасының өлкән, урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә һәм һәм ТР Спас районының «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 сыйныф укучыларына, «Спас» тыюлыгы белгече Мурзак Любовь урманның файдасы турында сөйләде. Шулай ук балалар белән викториналар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр һәм урман турында «Урман ничек яши», «Халыкара урман көне» исемле фильмнар күрсәттеләр.

Үткәрелә торган чараларның максаты-кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны сакларга өйрәтү, балаларның урманда үз-үзләрен тоту нормаларын формалаштыру.

Бәйрәм ахырында , тыюлык тарафыннан февраль аенда уздырылган «Могҗиза ашханәсе» һәм «Гамәли иҗат җимеше» номинацияләре буенча оештырылган, «Һәр кошчыкка - безнең җимлек» исемле район конкурсында җиңүчеләргә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырылды.


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 15 мартында Спас районы территориясендә, Куралово авылы янында,  Дәүләт комитеты, ДТКТ «Спас» хезмәткәрләре, Балык саклау, сәнәгый балык тоту (ИП Подгорнов) оешмалары, шулай ук һәвәскәр балыкчылар көче белән, кыш көне балыкларның һава җитмәүдән үлүләрен булдырмау буенча уртак чара үткәрелде. Әлеге чара барышында 50дән артык буа борауланды һәм шуларның эченә камыш тыгылды.​


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, Әлки районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә узган, мәктәп укучыларының XXV Идел буе фәнни экологик конференциясендә катнаштылар.

Конференция берничә теманы берләштерде: «Биологик төрлелекне саклау», «Кеше организмына углекислый газның йогынтысы», «Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема», «Җәйге-көзге чорда күчмә кошларның үз-үзен тоту үзенчәлекләре», «Су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану».

Укучылар конференциягә үзләренең уникаль эшләрен әзерләп килделәр. Конференциядә катнашучыларның игътибарын ,Н. Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Мөхәммәткәримова Азалия “Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема” дигән чыгышы белән, җәлеп итте. Ул үз эшендә, батарейкаларның әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысы турында сөйләде: « Батарейкада “чүп тартмасына ташларга ярамый” дигән маркировка  булса да, респондентларның 95% ы батарейкаларны дөрес утильләштермәүнең әйләнә-тирәлеккә һәм халыкның сәламәтлегенә зыян китерүе турында хәбәрдар түгел”.

«Спас» тыюлыгы белгечләре су ресурсларын саклау һәм куллану, су биологик ресурсларын яңадан торгызу чаралары, табигатьтә суның роле турында лекция белән чыгыш ясадылар.

Чара ахырында конференциядә иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары тапшырылды.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International