Очкалак тиен

Очкалак тиен яки очар тиен кимерүче кечкенә хайван , ул «Тиенлеләр» гаиләсенә һәм «Имезүчеләр» классына карый. Хәзерге вакытта бу кимерүче, гаиләнең безнең территориядә яшәүче бердәнбер вәкиле булып тора. Безнең вакытка әлеге кимерүченең унлап төре сакланып калган, алар йонның   төсе, шулай ук хайванның зурлыгы белән генә аерылып тора, тик безнең ил территориясендә аларның нибары 8е генә яши.

Ул ерак илләрдә генә түгел, безнең белән янәшә, Татарстан урманнарында да яши. Аларны Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга һәм Яшел Үзән районнары территорияләрендә очратырга мөмкин. Дөрес, безнеке чит илнекеләреннән аерылып тора: ул кечерәк, тыйнаграк һәм, мөгаен, шуңа күрә гадәти дип аталадыр. Әмма очкалакның сирәк очравы аркасында, ул  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Очкалак тиен  үзенең тышкы кыяфәте буенча гадәти тиен белән охшаш. Аерымлык шунда ки, бу хайванның алгы һәм арткы аяк-куллары арасында йон белән капланган тире бөрмәсе бар. Бу бөрмә очкалакка һавада агачлар арасында очарга ярдәм итә. Бөрмәнең  алгы өлеше беләзек һәм  җилкә асты арасында урнашкан озын, ураксыман сөяк белән тотылып тора. Очар тиеннең койрыгы озын һәм куе йон белән капланган. Ул руль, шулай ук тормоз ролендә катнаша.

Очкалак тиен агач кәүсәсе буенча үткен тырнаклары ярдәмендә тиз һәм җитез чаптырып йөри. Аска таба асылынып юка ботаклар буенча күчкәндә хайван бик күңелле күренә, ә менә җирдә куркыбрак калган шикелле була.

Очкалакның рацион нигезен төрле яфраклы агачларның бөреләре, шулай ук яшь үсентеләре, яшь ылыслы агачлар, нарат һәм карагач кебек ылыслы агачларның орлыклары тәшкил итә. Җәйге чорда аның туклану рационы җиләкләр өлгерү һәм гөмбәләр хисабына киңәя. Моннан тыш, очар тиеннәр тал, усак, каен һәм өрәңге шикелле агач кайрылары белән туклана.

Кызыклы фактлар:

1) очкалак үзенең исемен агачтан агачка оча белүе аркасында алды. Бу эштә аңа аяк арасындагы йонлы бөрмәләр булыша.

2) очар тиен кышын йокыга китми, әмма бик салкын чорларда үзенең оясында утыруны өстен күрә.

3) белгечләр күзәтүе буенча, 50 көннән соң, яшь тиеннәр агачтан агачка күчеп, очарга өйрәнәләр. Шулай итеп, алар үзләре өчен ризык таба алганга күрә, мөстәкыйль булалар.

Сикерүләре өчен күп урын кирәк булганлыктан, очкалаклар ирексезлектә начар үсәләр, ләкин моңа да карамастан,  бу җәнлекне, өйдә асрау өчен, даими рәвештә аулыйлар, бу очкалар тиеннәр популяциясенә җитди зыян китерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International