Бөркет

Карчыгалар гаиләсендәге иң танылган ерткыч кошларның берсе, иң зур каракош.

Соңгы ун елда Татарстан Республикасы территориясендә Арча, Әгерҗе, Балтач, Балык Бистәсе, Норлат районнарында алар белән сирәк очрашулар билгеләп үтелде. Оясы Балтач районында билгеле булды. Шунда ук катнаш парның: бөркет һәм кабер каракошының  оялары билгеләп үтелде.

Бу - иң зур, җитез һәм матур каракош. Аның канат озынлыгы ике метрга, авырлыгы-6 килограммга якын.

Татарстанда аларның саны-3-5 пар, миграция чорында-10-20 баш. Соңгы унъеллыкта республика чикләрендә бу төрнең саны артмады.

Куяннар, байбаклар, йомраннар, урман һәм суда йөзүче киекләр,  кышын үләксә белән туклана. Бөркетнең этләргә, төлкеләргә, кыр кәҗәләренә һөҗүм итү очраклары да билгеле. Кошларның күбесе кышны оя ареалы чикләрендә үткәрә, әмма бер өлеше көньякка күченергә мөмкин.

Татарстанда бөркетнең саны, нигездә, кеше ягыннан турыдан-туры эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә нык кимеде. Лимитлаштыручы факторлар арасында шулай ук оя ясарга яраклы яшәү урыннары мәйданнарының кимүе, иске агачларны кисү, оялау урыннарында кошларны борчу, урман һәм авыл хуҗалыкларында агу химикатларын куллану, азык базасының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы да бар.

Каурыйлыларның санын саклау һәм арттыру максатларында, әлеге төр Кызыл китапка кертелде. Аңа юкка чыгу куркынычы яный торган төр дигән статус бирелде. Кошларның яшәү урыннары тыюлыклар һәм милли парклар саклавы астына  алынды.

Кошлар ирексездә яшәүгә бик тиз ияләнә, ләкин бик сирәк бала чыгара. Бөркетләр гаять көчле, искиткеч һәм нәзакәтле хайваннар. Көчләре, бөеклеге, яшәү рәвеше һәм гадәтләре зур кызыксыну һәм соклану уята.

Кеше, һичшиксез, бу төр кошларны саклап калу һәм аларның санын арттыру өчен күп көч куярга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International