Чистай шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүдә «Чиста болыннар» тыюлыгы

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Чистай шәһәре һәм Татарстан Республикасының туган көне уңаеннан Скарятин бакчасында бәйрәм чарасы узды, анда Чистай халкын һәм кунакларын бик күп кызыклы чаралар - концерт, уеннар, мастер - класслар, конкурслар һәм башкалар көтте. Күңел ачу программасы төрле яшьтәге кешеләр өчен оештырылган иде.

Парк территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, аларның берсендә «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре урнашкан иде. Алар кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләде.

 

Мәйданчыкның һәр кунагы «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате турында, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар, аеруча Чистай муниципаль районы территориясендә яшәүче төрләр турында белә алды. Шулай ук барлык теләүчеләр дә ТР Кызыл китабы вәкиленең гипс сынын буяды, тыюлык  һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты логотибы төшерелгән матур котлау белән флаг ясады, «Чүп-чарны дөрес аерабыз» дигән гыйбрәтле уенда катнашты.

Мәйданчыкта 1000нән артык кеше булды, иң актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә тыюлык хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International