Республиканың Теләче районы урман массивларында 8 меңнән артык брикет-вакцина таратылды. Профилактика чаралары Татарстан ветеринария идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан үткәрелә. Котыру авыруына каршы вакцина брикет-приманка кебек күренә. Авырлыгы 30 граммнан артмый. Ул, беренче чиратта, төлке һәм башка ерткыч хайваннар өчен куелган. Бу ел саен үткәрелә торган планлы эш. Ветеринария идарәсенең һәм Биоресурслар комитетының уртак эше нәтиҗәсендә соңгы 4 елда кыргый хайваннарның котыру очраклары саны 145тән 13кә кадәр кимеде. Якын көннәрдә мондый чаралар Татарстанның башка районнарында да үткәреләчәк, 25 ноябрьгә кадәр вирустан вакцина тарату бөтен республиканы иңләп алачак.