Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының чираттагы утырышы узды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының утырышы узды. Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр үткәрелгән, “Уылдык чәчү-2020” комплекслы оператив-профилактик операция нәтиҗәләре турындагы доклад белән, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе Федор Батков чыгыш ясады. Шулай ук ул агымдагы елның 1 яртыеллыгына муниципаль районнарның бу юнәлештәге эшенә йомгак ясады.
Уылдык чәчү чорында, коронавирус инфекциясенең таралу шартларына һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, вәкаләтле ведомстволар тарафыннан, браконьерлыкка каршы көрәш буенча эш темпларын киметмәс өчен, барлык кирәкле чаралар күрелде, ә хокук саклау органнары - Линия полициясе һәм Росгвардия ярдәме белән, узган елга караганда яхшырак нәтиҗәләргә ирешеп булды, дип билгеләп үтте Батков. “Уылдык чәчү” операциясе барышында ачыкланган административ хокук бозулар саны 15% ка артты, җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәл билгеләре белән ачыкланган хокук бозулар саны да артты. 2020 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 80 җинаять эше ачылды.
2020 елның язгы чорында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында суның югары дәрәҗәсе, балыкларның уылдык чәчү нәтиҗәлелеге өчен хәлиткеч фактор булып килде.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 2020 елда тотылган балыкларның личинкалары  2013-2020 еллар эчендә иң күп санлы булган, агымдагы елның буыны соңгы 8 ел эчендә иң уңышлысы һәм күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 2,5 тапкыр артыграк булачак.
Күзәтчелек ведомстволары эше көчәйтелгән режимда дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International