Ел саен, июльнең икенче якшәмбесендә СССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 3 маендагы 3519-VI номерлы Указы белән кертелгән «Балыкчы көне» бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн балык тармагында көн саен эшләүче профессионалларны да, һәвәскәр балыкчыларны да берләштерә.
Бүген Татарстан Республикасының балык тармагында 13 балыкчылык участогында өч йөздән артык балыкчы эшли; балык үрчетү белән унга якын предприятие һәм 60 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә, ә Татарстан территориясендә һәвәскәр балык тоту белән мавыгучы кеше санын күрсәтү бик кыен, чөнки кулына кармак яки спиннинг алган һәр кеше үзен кыю рәвештә һәвәскәр балыкчы дип атый ала. Иң аз исәпләүләр буенча, һәр икенче ир-ат, ял итү формасы буларак, балык тотуны сайлый.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты балык тоту тармагы коллективларын, аквакультура һәм балыкчылык белгечләрен, ә шулай ук һәвәскәр балыкчыларны бәйрәм-Балыкчы көне белән котлый! Барыгызга да нык сәламәтлек һәм зур табыш телим!