Биоресурслар буенча дәүләт комитеты: табигатькә мәхәббәт аша аңлы буын тәрбияләү бара

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Азнакайда табигать турында чираттагы дәрес узды. «Төремкәй» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга кыргый хайваннар, аларның яшәү урыннары һәм үз-үзләрен тотышы турында сөйләделәр, туган як үсемлекләре белән таныштырдылар. Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар теләсә нинди мәгълүматны интерактив рәвештә җиңелрәк кабул итә, шуңа күрә чара уен формасында узды. Балаларга уен-викторина форматы аеруча ошады. Балалар «Яхшымы, начармы», «Җөмләне әйтеп бетер», «Нәрсә икәнен чамала» кебек биремнәрне бик яхшы үтәделәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре билгеләп үткәнчә, урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кече яшьтән үк кереп калырга тиеш. Балалар материалны җиңел үзләштереп кенә калмый, үзләре белгәнен әти-әниләренә дә сөйли. "Алар өлкәннәр өчен үзенчәлекле үрнәк булып тора. Шуңа күрә үсеп килүче буынны үз - үзләренә һәм тирә-юньгә җаваплы итеп тәрбияләү бик мөһим", - дип билгеләп үтте педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International