Кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан, халыкның экологик культурасын һәм әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш формалаштыру максаты белән, даими рәвештә эш алып барыла. Бүгенге көнгә безнең хезмәткәрләр Татарстан Республикасының барлык районнарында 287 мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениесендә булып кайттылар. Балаларга табигатькә сак караш турында сөйлиләр, конкурслар, викториналар үткәрәләр. 
Бу чара барышында балалар квест-уеннарда актив катнашалар һәм сулыкларның яр буе сызыкларында чисталыкны саклауның мөһимлеге, табигатькә ничек зыян китермәү, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә  сакчыл караш кирәклеге турында күбрәк беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International