Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре ябалак балаларын коткарган

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Мөслим районында оядан егылып төшкән ике ябалак баласын коткарганнар. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районындагы саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов сөйләде.

«Мин аларны кич белән урманда таптым. Аларны агачка утырттым да ояларына кайтардым. Шунда ук аналары очып килде», - дип сөйләде Владимир Муринов.

Хәзер нәни канатлы дусларның сәламәтлегенә берни дә янамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International