Балаларга табигать турында:Спас районы укучылары республиканың аеруча саклаулы табигать территорияләре турында белделәр

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе Спас районы Болгар санаторий мәктәп-интернатының яшьармиячеләре белән узды.

«Спас» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга Россия территориясендә урнашкан аеруча саклаулы табигать территорияләре, шулай ук тыюлыклар, милли парклар, заказниклар һәм һәйкәлләр турында сөйләделәр.

Чара барышында укучылар республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләрен белүгә викторинада катнаштылар.

Чара ахырында аларга Идел-Кама биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы турында фильмнар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International