«Балык-Булсын!»:Республика сулыкларында ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру дәвам итә

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Республика акваторияләрендә ясалма уылдык чәчү урыннарын ясау һәм урнаштыру буенча эш дәвам итә. Бу юлы «Балык-Булсын!» акциясе Минзәлә районында узды.

Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм «Балыкчы» ҖЧҖ балыкчылары катнашты. Уртак көч белән алар 5600 метр ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.

«Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру-су биоресурсларын яңадан торгызу һәм саклау өчен кирәкле чара. Ясалма оялар ярдәмендә коткарылган маймычларның балалары туачак», - диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Минзәлә районы буенча районара бүлеге башлыгы Ренат Шәйхетдинов.

«Балык- Булсын!» табигать саклау  чаралары комплексы республикада май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International