Татарстанда Россиянең төче су комплексы үсеше турында фикер алыштылар

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Казанда «Россиянең төче су комплексы: мөмкинлекләр һәм үсеш нокталары» темасына ведомствоара киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков, Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, «ВНИРО» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе директоры Кирилл Колончин, Саратов өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Роман Ковальский, шулай ук Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Руслан Пашаев һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Илья Шестаков мөрәҗәгать итте.

«Бер яктан, балыкчылык һәм абсолют саннар күзлегеннән караганда, Россия Федерациясенең төче су комплексы алай ук әһәмиятле түгел. Ә социаль, шуңа бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, монда яшәүчеләр күзлегеннән караганда, зур әһәмияткә ия. Әлеге киңәшмә барышында барлык юнәлешләр буенча да төбәкләр белән хезмәттәшлек буенча концепция эшләргә иде», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады.

«Сезне Татарстан җирендә сәламләвемә шатмын. Киңәшмәне үткәрү урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерәсе килә. Эш уңышлы һәм нәтиҗәле узар дип ышанам. Республика гаять зур су ресурсларына ия. Безнең территориянең 6 % ы сулыклардан тора. Һәвәскәр балыкчылар һәм һөнәрчеләр бик күп, сәнәгый балык тоту да бар. Бу эш урыннары да, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү дә. Уртак эшчәнлек безнең хезмәткә яңа импульс бирер дип өметләнәм», – диде ул.

Россиянең төче су комплексын үстерү перспективалары турында Василий Соколов сөйләде.

«Россия Федерациясенең төче сулы су объектлары фонды зур. Бу гомуми мәйданы 100 млн га дан артык булган 3 млн күл, гомуми мәйданы 8,9 млн га булган 1000 нән артык сусаклагыч һәм 525 мең км дан артык елга. Бу бик зур мәйдан. Эчке су объектларында сәнәгый балык тоту 157 мең тонна күләмендә су биоресурсларын аулауны яки гомумроссия күләмендә тотудан 3 % тәэмин итә. һәвәскәр балыкчылар тарафыннан бик күп тотыла. Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өлешенә 43,3 мең тонна яки эчке сулыкларда гомумроссия күләмендә балык тотудан 30 % туры килә. Промыселның нигезен полупроходной (корбан балык, судак, сазан, кәлчәк, вобла һ.б.) һәм елга (судак, чуртан, алабуга, чабак, шыртлака һ. б.) балыклары тәшкил итә», –диде ул.

Аннан соң РФ Эчке сулыкларындагы балык хуҗалыгы тикшеренүләренең нәтиҗәлелеген арттыру нигезе буларак фәнни-тикшеренү флотын куллануга яңа карашлар турында Кирилл Колончин сөйләде.

«Бүгенге көндә төче су балык хуҗалыгы комплексын үстерү программаларын әзерләү омтылышлары булуны әйтергә кирәк. Алар төпле булмаган характерда гына, глобаль дәрәҗәдә түгел иде. Эшебездән соң безгә кирәкле комплекслы программа планын әзерләүгә керешербез дип ышанам. Ул балык тоту өчен перспективалы сулыкларны һөнәрчелеккә җәлеп итү хисабына һөнәрчелек акваториясен киңәйтүгә генә юнәлтелмәячәк, балыкчылыкны инде һөнәрчелек тарафыннан  файдаланыла торган акваторияләрнең балык хуҗалыгы потенциалын максималь рәвештә куллануга юнәлтелгән методларны һәм алымнарны куллану нәтиҗәсендә интенсификацияләүгә дә юнәлтеләчәк. Моңа яхшы дип табылган исәпкә алу съемкаларын куллану хисабына ирешергә мөмкин», – дип билгеләп үтте ул.

Алга таба балык хуҗалыгы комплексының агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары турында Федор Батков сөйләде.

«Татарстан су биологик ресурсларына бай. Республиканың су фонды бөтен республиканың 6,43 % ын тәшкил итә. Төп су артерияләре – Идел һәм Кама елгалары, хәзерге вакытта аларның агымнары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары барлыкка килү белән тулысынча көйләнгән. Федераль әһәмияттәге су объектлары статусына ия. Кече елгаларның озынлыгы 19,6 мең километр тәшкил итә.Күлләр һәм буалар 8 меңнән артык», – диде ул.

Балык хуҗалыгы фондына килгәндә, ул гомуми мәйданы 252 мең 390 га булган 13 участокны тәшкил итә.  Бүген бу өлкәдә 300 дән артык хезмәткәр эшли. Агымдагы елга су биологик ресурсларын аулауга квоталар 4,2 мең тоннадан артык тәшкил итә. Безнең балык заводлары чыгара торган продукция структурасында югары өстәлгән бәяле продукциягә карата өлеш арту тенденциясе дә бар. Җитештерелә торган продукция структурасында, гадәттә ысланган һәм какланган эшләнмәләрдән тыш, балык консервлары, котлетлар һәм пилмәннәр дә бар.

Үзенең чыгышы барышында ул республика Хөкүмәте тарафыннан түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла: елга балыкларының законсыз әйләнеше, нәтиҗәле үрчетү өчен комплекслы чаралар күрү, экологик агарту.  Республика советын булдырганнан бирле контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 40224 рейд чарасы үткәрелгән, 21434 административ хокук бозу ачыкланган, шулай ук 888 җинаять эше кузгатылган. Республика сулыкларыннан 4600 км озынлыкта 49514 браконьерларның тоту коралы тартып алынган, бу исә Казаннан Иркутскка кадәр ераклыкка тиң. Су биологик ресурсларына карата булдырмый калынган зыян күләме 986 млн сум дип бәяләнә. Моннан тыш, 52 рөхсәтсез елга балыгы сату урыны ачыкланган, 64 браконьерлык станциясе юк ителгән.

Моннан тыш, киңәшмәдә Саратов һәм Әстерхан өлкәләре балык тармагының, балыкчылыгының торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Чара Балыкчылар көне уңаеннан бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International