17 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2022 – 2023 елгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулауга рөхсәтләр бүлү уздырылачак.
Жирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләре кергән махсус комиссия тарафыннан ачык үткәреләчәк. Чара онлайн форматта ВКонтактеда ведомствоның рәсми битендә реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.