Урман фуршеты: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыргый хайваннарга кыш чыгарга ничек булышалар?

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Елына ике тапкыр – көз һәм яз айларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың аучылык биләмәләрендә җимлекләр/утлыклар урнаштыралар һәм кыргый хайваннарны ашаталар.

Куяннар һәм пошилар өчен җимлекләрне Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары белән урнаштырдылар.

«Кыргый хайваннарны ашату – төп биотехник эшләрнең берсе. Тоз, салам, ашлык һәм башка азык кышкы чорда хайваннарга тамак ялгарга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук аларның төрле авыруларга каршы торуларын арттырачак һәм контрольсез күченеп йөрү кирәклеген бетерәчәк. Хәзер хайваннар үзләре өчен куркынычсыз булган саклана торган территорияләрдә салкынны тыныч кына үткәрә алачак», – дип сөйләде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов.

Исегезгә төшерәбез: республиканың аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңай шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International