Рөстәм Миңнеханов ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә автомобильләргә сертификат тапшырды

2022 елның 24 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә «УАЗ Hunter» автомобильләренә сертификат тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Автомобильләр ведомство инспекторлары тарафыннан хезмәт бурычларын үтәү өчен билгеләнгән. Сертификат ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батковка тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов инспекторларның транспорт чараларына сакчыл караячагына, шулай ук Яңа ел бәйрәме каникулында да хезмәтне тиешенчә алып барачакларына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International