ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Әйтик, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә Васильево шәһәр тибындагы поселогыннан көньяккарак 1 км ераклыкта рейд барышында тыелган тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы граждан тоткарланды.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International