Алексеевск районы укучылары һава торышын фаразлаучы технологияләр белән таныштылар

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов «Цифрлар дәресе» барышында Г.С. Боровиков исемендәге Алексеевск 3 номерлы урта мәктәбе укучыларына һава торышын фаразлый торган технологияләр турында сөйләде.

Укучылар дәрес барышында атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процессларының ничек баруы, метеорадарлар һәм метеозондларның ни өчен кирәклеге, исәпләүләрдәге хаталар белән нәрсә эшләргә, мәгълүматларны бүлүнең ничек баруы һәм ясалма интеллектның ничек ярдәм итүе турында белделәр.

Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты, алар бик күп сораулар бирделәр һәм тулы җавап алдылар.

Исегезгә төшерәбез: «Саннар дәресе» –Бөтенроссия белем бирү проекты, ул укучыларга цифрлы компетенцияләрне үстерергә һәм һөнәр сайларга ярдәм итә. Ул «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International