Рөстәм Нигъмәтуллин тармак үсешенә зур өлеш керткән өчен бүләкләр тапшырды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе кысаларында тармак үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм биологик төрлелекне саклауга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 1 категорияле белгече Шамил Гыйниятуллин бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге дәүләт инспекторлары Виктор Хрычев һәм Айдар Мортазин, Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина, Биоресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке таң» тыюлыгы дәүләт инспекторы Руслан Маннапов һәм Дәүләт комитетының мәгълүмати-аналитик бүлек башлыгы Ольга Корчагина лаек булдылар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары белән Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлекләре дәүләт инспекторлары Сергей Самсонов, Эдуард Хуҗәхмәтов һәм Александр Фомин, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге белгече Николай Вдовин һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитетының «Балтач» табигать тыюлыгының 1 категорияле белгече Илфинә Ильина бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International