Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында аеруча саклана торган табигать территорияләренең процент күрсәткече буенча 3 нче урында тора

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.

«Әйләнә-тирә мохит сыйфатын саклауның бер гаранты - аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру. Россия Федерациясендә аларны булдыру табигатьне саклау эшчәнлегенең традицион һәм бик нәтиҗәле формасы булып тора», - дип билгеләп үтте ул.

Республикада беренче аеруча саклана торган табигый территория 1960 елда Арча районында Тукай-Кырлай урманы табигать һәйкәле булдырыла. Аучылык фаунасының аеруча кыйммәтле төрләрен һәм аларның яшәү шартларын саклау максатыннан, шулай ук агросәнәгать комплексын үстерү кысаларында 60 нчы елларда аучылык заказниклары челтәре булдырыла.

Ул вакытта аучылык хуҗалыгының мөһим ролен исәпкә алып, аучылык заказникларын булдыруга аеруча кыйммәтле аучылык фаунасы төрләрен һәм аларның яшәү шартларын саклау кирәклеге буларак аерым әһәмият бирелә. Алга таба аеруча саклана торган табигый территорияләр челтәре киңәйтелә. Күп санлы төрле категорияләр узган гасырның 70-80 һәм 90 нчы еллары башында барлыкка килгән.
 
Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фондын гомуми мәйданы 465,109 мең га булган 193 аеруча саклана торган табигый территория тәшкил итә (Татарстан Республикасы мәйданының 7%). Идел буе федераль округы субъектлары арасында аеруча саклана торган табигый территорияләрнең процент күрсәткече буенча Татарстан Республикасы 3 нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International