ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елга балыгы белән санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарына рейдлар оештырды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе инспекторлары белән берлектә урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чаралары үткәрде. Рейдлар барышында Мәүлетов һәм Межлаук урамнарында, шулай ук Тынычлык бистәсендә елга балыкларын сату фактлары теркәлде.

Балык ветеринария-рөхсәт документларыннан башка сатылган. Рейд чаралары барышында «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.8 статьясының 1 өлеше буенча мәҗбүри ветеринария-санитария таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International