ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Мишә елгасы тамагында рейд үткәрде

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе белән берлектә төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология заказнигы территориясендә рейд үткәрделәр.

Күзәтчелек чарасы барышында хокук бозучыларга карата 3 беркетмә төзелде. Балыкчылар белән тыюлыкны саклау режимын үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрелде, аларга кисәтүләр ясалды.

Гражданнарга Мишә елгасы тамагында 1 февральдән 15 апрельгә кадәр сәнәгатьчел һәм һәвәскәр балык тоту тыелганын исләренә төшерәбез. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелә. Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.39 статьясы буенча җәза каралган. Әлеге хокук бозу физик затларга 3-4 мең сумнан, вазыйфаи затларга 15-20 мең сумнан һәм юридик затларга 300-500 мең сумнан алып административ штраф салуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International