Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, 1 кварталда су биоресурсларын саклау эшенә йомгак ясап, алда торган «Уылдык» операциясенә бурычлар куйдылар

2024 елның 27 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Киңәшмә ТР Министрлар кабинетында узды.

1 кварталдагы уртак эш турында төп доклад белән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.

«Агымдагы елның 1 кварталында браконьерлык коралларын тартып алуда үсеш күзәтелә. Республика сулыкларыннан 905 браконьерлык ятьмәсе алынды», – диде ул. 

Доклад барышында ул 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республикада уза торган «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясенә аерым игътибар бирде. Бу чорда республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. 

«Уылдык» операциясе күзәтчелек чаралары гына түгел, ә су биологик ресурсларын үрчетүгә һәм саклауга юнәлдерелгән чаралар да ул. Алдагы еллардагы тәҗрибә уылдык чәчү өчен ясалма урыннар урнаштыруның нәтиҗәле булуын күрсәтә. Бу аеруча Идел-Кама каскады суын агызу шартларында кирәк. Муниципаль районнардан, бу эшне дәвам итеп, җәмәгатьчелекне җәлеп итүләрен үтенәм», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International