«Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре «Салихҗан чишмәсе» территориясен тәртипләделәр

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

1 майда Россиядә Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Гадәт буенча бу көнне һәр җирдә өмәләр үткәрелә. Бүген дә бәйрәм алдыннан һәм санитар-экологик икеайлык, шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе кысаларында «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре Әгерҗе районының Барҗы-Омга авылы халкы белән берлектә «Салихҗан чишмәсе» янында өмә үткәрделәр. Алар, чүп-чардан арындырып, тәмле һәм файдалы чишмә суы чыганагы янында тәртип урнаштырдылар.

 «Бу район халкының яраткан ял итү урыннарының берсе. Көн саен бирегә күп санлы кешеләр су алырга килә.  Күпләр чишмә территориясендә пикниклар оештыра. Һәм еш кына ял итәргә яратучылар үзләреннән соң чүп-чар өемнәре калдыралар. Ә бит чүп-чарны җыештыру – дөрес һәм яхшы гамәл, әмма чүпләмәү хәерлерәк», – ди заказник хезмәткәре Әлфия Нуриманова.

Чара ахырында табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм кеше тормышында әйләнә-тирә мохитнең роле турында катнашучыларның исләренә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International