Ысылдавык аккош

Ысылдавык аккош - утрак яшәү рәвеше алып баручы үрдәклеләр гаиләлеге вәкиле. Барлык казлылар отрядыннан иң зурысы. Мәһабәт һәм нәзакәтле, соклану хисе тудыра торган кош. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Бу торгызылган төр, ул кәсепчелектә кулланылырга тиеш түгел, ә аларның популяцияләренә даими контроль кирәк. Белгечләр фикеренчә, республикада аккошлар санының үзгәрүе климатның үзгәрүенә, сулыкларның үсемлек белән каплануына һәм төрне күп еллар дәвамына сакланып килүенә бәйле.

Татарстан Республикасы территориясендә узган гасырның сиксәненче елларында ысылдавык аккошларның саны якынча йөз баш, ә ике меңенче еллар башында -  700-800 баш тәшкил иткән. Соңгы елларда аларны республиканың һава-су үсемлекләре үскән зур сулыклы барлык районнарда да күрәләр. Шуңа да карамастан, белгечләр фикеренчә, Татарстанда аккошларның саны артуын көтәргә нигез юк, чөнки Түбән Кама сусаклагычының су дәрәҗәсе күтәрелүе аркасында, кош оялары өчен яраклы территорияләр мәйданнары кимегән. Гомумән алганда, ареалда кошның саны арту климатның гасырлык эчендә үзгәрүенә, эвтрофикация һәм сулыкларның үсемлек белән каплануына һәм төрне күп еллар дәвамына сакланып килүенә бәйле.

Ысылдавык аккошларның  кышлау урыннарына  очу сентябрь аенда башлана һәм яшь кошларның очышка әзер булмаганлыктан, шулай ук соң боз кату аркасында сузыла. Соңгы елларда аккошлар кышка безнең төбәктә дә кала башлады, бу кошларның туңмый торган сулыкта азык булуы белән бәйле.

Кызыклы фактлар:

1)Кошлар зур күләмгә ия, алар үзләренең төрендә иң эреләр. Аларны кызгылт сары томшык төбендә калынайган кара урыны, массив муены һәм  күтәрелгән канатлары аерып тора. Пар табу сезоны вакытында ата кошларның йөгәнләре бүртә һәм сизелә башлый.

2) Ысылдавык аккош гомерлеккә моногамияле парлар оештыра. Кошлар беренче тапкыр өченче яки дүртенче елда  су янындагы коры җирдә , вак күлдәге камышларда яки кеше торагыннан ерак урнашкан зур елгаларның затоннарында оя ясый. Оя ясау сезоны вакытында ата кошлар агрессив була һәм ысылдый торган тавышлар чыгарып үз территорияләрен яклый. Ояда пычрак сары-көрән төстә 5-8 йомырка була. Нигездә, күкәйдә ана кош утыра. Балаларын икесе дә дүрт-биш ай дәвамында тәрбияли. Кечкенә кошлар һәрвакыт ана кош белән, аның  аркасына утырып йөри. Бу аларны якларга ярдәм итә, шул исәптән зур чуртаннардан да. 120-150 көн эчендә кош балалары мөстәкыйль була башлый. Нәниләр исә гомернең беренче көннәреннән үк мөстәкыйль туклана.

3) ысылдавыкның рацион нигезе –  сулык һәм аның ярларында үсә торган үсемлекләр, шулай ук вак кыслалар, суалчаннар. Кышлауга киткәндә кошлар зур төркемнәргә җыела, бу аларга куркынычсызлыкны тәэмин итә. Соңгы елларда аларны республиканың һава-су үсемлекләре үсеп чыккан эре сулыклы барлык районнарында да күрәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International