Гади торымтай

Гади торымтай (Falco tinnunculus) – латинча исеме «яңгырау тавышлы лачын»дип тәрҗемә ителгән вак лачын. Ул кош тавышының үзенчәлеген бик төгәл чагылдыра-югары, яңгырау, ул ерактан ук яхшы ишетелә.

 «Пустельга» дигән  русча исеме , Русьтә лачынлы ау киң таралган чорда барлыкка килә. Аның өчен, кагыйдә буларак, шоңкар, балабан, дала лачыны шикелле затлы лачыннардан файдаланалар. Лачынчылар гади торымтайны да күнектереп карадылар. Әмма аучы өчен кыйммәтле булган нинди дә булса зур табышны  торымтай тотмаган. Бары тик вак кимерүчеләрне һәм чыпчыксыман кошларны гына. Менә аңа «буш лачын» яки «торымтай» дигән бик матур булмаган исем ябышкан.

 Көньяк төбәкләрдә яшәүче торымтай күченми торган яшәү рәвеше алып бара, ә төньяк төбәкләрдә ул - күчмә кош. Төрле типтагы яшәү урыннарында урнашуны өстен күрә. Агачлар, тигез һәм калкулыклы ландшафтлар булу мәҗбүри шарт. Зур булмаган урманнардагы аланнарны һәм кисүлекләрне дә  урап үтми. Шәһәрләрдә дә очрый һәм оя ясый ала. Аз санда Татарстан Республикасының бөтен территориясе буенча яши. XX гасыр ахырында ТР территориясендә  оялау тыгызлыгы 100 км2 бер пар бар иде. Соңгы унъеллыкларда торымтайның саны 100 км2 3-5 парга кадәр кимүе күзәтелә.

Торымтай көндезге яшәү рәвеше алып бара. Кимерүчеләр, нигездә, бу кыр тычканнары, келтәләр һәм бөҗәкләр белән туклана. Кайчагында вак кошларны тота. Табышын очып барганда таба, һәм таш шикелле  аска ташлана. Кимерүчене аяклары белән эләктереп, аның башына томшыгы белән чукып үтерә. Бу лачыннар арасында шулай  аулый торган бердәнбер кош.

Уйнау вакыты язын, кышлаудан кайтуга ук башлана (март азагы – апрель). Пар ясап, оя турында уйларга кирәк. Ешрак, ул агачларда башка кошларның ояларын били, хәтта куышта яки ояда  да урнаша ала.  Йортларның чардакларында да, башка югары төзелмәләрдә дә, тау ярыкларында да  бик теләп оялый.

Апрель азагында яки май аенда,  ана кош кара таплы 5-9 көрән йомырка салачак. Якынча бер айдан соң мамыклы сорылы-аклы кош балалары туа. Ата кош  ашарга ризык алып килә, ә ана кош аны балалары арасында бүлә. 30 көннән балалар оядан чыга һәм очарга өйрәнә.Төсе буенча яшь кошлар ана кошка охшаган. Сентябрь аенда көньякка массакүләм очыш күзәтелә.

Кызыклы фактлар:

1. Аның күзе үткен, 20 метр биеклектән ул табышны күрә ала.

2. Канатларын еш кагып, койрыгы ярдәмендә тигезлекне саклап, очканда туктап калырга мөмкин, бу кошны күргән кеше бик бәхетле, чөнки бу бик матур күренеш.

3. Кыргый табигатьтә гадәти торымтай 10-16 ел яши.

4. Кимерүчеләрнең саны түбән булганда, эре бөҗәкләрне, кәлтәләрне, бакаларны һәм вак кошларны аулый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International