Кызыл үрдәк

Кызыл үрдәк (Tadorna ferruginea) Anatidae гаиләсендә Tadorna ыругының әгъзасы булып тора. Кызыл үрдәк-үзенең кызгылт төсе аркасында шактый танылган үрдәккә әверелде. Көньяк ярымшарда яшәүче якындагы туганнарының барысы да баш төсе белән аерылып торалар.

Россиянең Европа өлешендә гомуми саны 12-16 мең пар тәшкил итә. Татарстан Республикасында оялау чорында 20 парны билгеләп үтәргә була.  Соңгы ун елда Татарстан Республикасы территориясендә Арча (Арча Балык хуҗалыгының баш буасы), Лениногорск (А.И. Щеповских исемендәге «Дала» ДТКЗ), Спас, Әгерҗе («Кичкетаң» ДТКЗ) районнарында һәм Казан шәһәрендә (Кабан күле системасы) билгеләп үтелде. Кызыл үрдәк Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде.

Озынлыкка кызыл үрдәк 67 сантиметрга кадәр җитә. Үрдәкнең авырлыгы бер килограммга якын. Казсыманнар отрядыннан буларак, кош су йөзүчеләргә керә. Кызыл үрдәк бик яхшы йөзә, очкан вакытта казга охшый, авыр булып күренә. Ата кошның  оя ясау чорында муенында кара балдак барлыкка килә, ә ана кошларның еш кына башында ак таплары бар. Кош тавышы- казныкына охшаган каты борын тавышларыннан тора. Тавыш сигналлары җирдә дә, һавада да бирелә һәм алар башкарыла торган шартларга бәйле рәвештә үзгәрә.

Алар, кагыйдә буларак, агрессив һәм аралашырга яратмый, аларны парда яки зур дистанциядә тоту яхшырак.  Әгәр кызыл үрдәкне башка үрдәкләр белән бергә тотсаң, бу очракта алар оялау чорында бик агрессив булалар.

Кызыклы фактлар:

• Кызыл үрдәк парларда яки зур булмаган төркемнәрдә очрый һәм зур төркемнәргә сирәк җыела. Әмма сайланган күлләрдә яки акрын агымлы елгаларда кышлау яки каурыйны алмаштыру вакытында туплану бик зур булырга мөмкин.

• Аларның аяклары тәндә үзенчәлекле урнашу аркасында, кызыл үрдәкләр җирдә килешсез булып күренә.  Әмма бу морфология аларны суда бик тиз һәм хәрәкәтчән итә.

• Алар җиңеллек белән суга чума. Бу үрдәкләр, үз аякларының хәрәкәте ярдәмендә, бер метр тирәнлеккә кадәр чума алалар. Алар анда  субстратка кадәр төшеп, үзләренә ризык таба.  Чумган вакытта аяклары бердәм ишә, ә канатлары ябык кала.

• Кыргый табигатьтә кызыл үрдәкләрнең максималь гомер озынлыгы 13 ел. Инвазив төрләрнең глобаль мәгълүматлар базасы буенча,  кыргый табигатьтә табылган һәм тозакка тотылган бу үрдәкләр, соңгы 2 елда сирәк исән кала. Ирексездә яшәүче кошларның уртача гомер озынлыгы 2,4 ел.

• Ел дәвамында кычкыручан. Үзенә күрә бер вокалга ия. Аны якынча Канада казаркасының яки йорт ишәгенең тавышы белән чагыштырып була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International