Балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек бирү турындагы килешүне әзерләү һәм төзү буенча Россия Федерациясе тарафыннан тапшырылган вәкаләтләр өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарының административ регламенты

1. Дәүләт хезмәте исеме

 Балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек бирү турындагы килешүне әзерләү һәм төзү буенча дәүләт хезмәте

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булып, балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек бирү турындагы килешүне әзерләү һәм төзү яки мондый килешү төзүдән баш тарту тора.

 

3. Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген исәпкә алып, туктатып тору мөмкинлеге Россия Федерациясе кануннарында каралган очракта дәүләт хезмәте күрсәтү срогын туктатып тору, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) вакыты

www.torgi.gov.ru сайтында сатулар үткәрү турында мәгълүмат урнаштыру өчен, гаризалар салынган конвертларны ачу һәм гаризаларны карау мөмкинлеген ачу процедурасын уздыруга 30 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә, конкурсны үткәрү турында белдерү ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырыла.

Гаризаларны карау срогы гаризалар белән конвертларны ачу һәм гаризаларны карау мөмкинлеген ачу беркетмәсенә кул куелганнан соң 20 эш көненнән дә артмаска тиеш.

Гаризаларны бәяләү һәм чагыштыру вакыты гаризаларны карау беркетмәсенә кул куелганнан соң 10 эш көненнән дә артырга тиеш түгел.

4. Дәүләт хезмәте, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен, закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге,гариза бирүче белән аларны алу ысуллары, шул санда электрон рәвештә, аларны  күрсәтү тәртибе.

а) сәнәгый яки яр буе балыкчылыгын тормышка ашыру өчен балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек бирү турындагы килешүне төзү хокукына гариза биргәндә:

юридик затлар өчен-урнашу урынының атамасы, адресы, банк реквизитлары, салым түләүченең идентификация номеры (ИНН), төп теркәү номеры (ОГРН), элемтә өчен телефон номеры;

шәхси эшмәкәрләр өчен-фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса), шәхесне раслаучы документ белешмәләре, яшәү урыны, банк реквизитлары, салым түләүченең идентификация номеры (ИНН), мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль шәхси счетның иминият номеры, индивидуаль эшкуарның төп дәүләт теркәү номеры (ОГРНИП), элемтә өчен телефон номеры.

б) мөрәҗәгать итүченең балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек биргән өчен түләү күләме турында тәкъдиме;

в) бер муниципаль берәмлек территориясендә яки Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясендәге мондый муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек участокларының саны турында белешмәләр

г) конкурс үткәрү елына кадәр килгән соңгы 4 ел өчен, су биологик ресурсларын табу квоталарын үзләштерү (тоту) буенча уртача күрсәткечләр турында белешмәләр;

д) мөрәҗәгать итүче- юридик зат(сәнәгый яки яр буе балыкчылыгын гамәлгә ашыру өчен балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек бирү турындагы шартнамәне төзү хокукына конкурста катнашучы гариза бирүчеләр өчен) чит ил инвесторы контроле астында булуы яки булмавы турында белешмә;

е) Монополиягә каршы федераль хезмәт карары турында белешмәләр;

ж) су биологик ресурсларын эшкәртү мөмкинлеге бирә торган ярда торучы җитештерү объектларында, су биологик ресурсларыннан мөрәҗәгать итүче тарафыннан тәүлек эчендә балык һәм башка су продукциясен җитештерү күләме (тонналарда);

з) мөрәҗәгать итүчедә 4 ел дәвамында эшли торган хезмәткәрләрнең уртача саны турында мәгълүматлар;

и) соңгы елда балык эшкәртү заводында, су биологик ресурсларыннан гариза бирүче тарафыннан җитештерелә торган балык һәм башка продукция төрләре турында мәгълүматлар;

к) гариза бирүче тарафыннан Россия Федерациясенең тиешле субъектында теркәлү турында белешмәләр (яр буе балыкчылыгын гамәлгә ашыру өчен балык белән кәсеп итү өчен кишәрлек бирү турындагы килешү төзү хокукына конкурста катнашучы гариза бирүчеләр өчен);

л) су биологик ресурсларын табу (тоту) квоталарын үзләштерүнең уртача үлчәнгән күрсәткечләре турында белешмәләр;

Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

а) мөрәҗәгать итүче исеменнән гамәлләр башкаруга затның вәкаләтләрен раслаучы документлар, кирәк булган очракта;

б) мөрәҗәгать итүченең балык эшкәртү заводына милек яки аренда хокукы булуын раслаучы документлар;

в) гариза бирүче тарафыннан алык белән кәсеп итү өчен кишәрлек  биргән өчен түләү хисабына задаток кертүне раслаучы документлар;

г) элек бирелгән яки конкурска чыгарылган балык белән кәсеп итү кишәрлегендә һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын гамәлгә ашыру өчен, гариза бирүче тарафыннан билгеләнгән тәртиптә бер тапкыр бирелә торган шәхси лицензияләр санын раслаучы документлар;

д) кулланыла торган инфраструктура объектларының булуын раслаучы документлар;

е) һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру өчен кулланылачак инфраструктура булдыру турында тәкъдимнәр кертелгән бизнес-план проекты;

ж) мөрәҗәгать итүчедә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача санын раслый торган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан расланган документлар;

з) соңгы 4 ел эчендәге аз санлы халыклар җәмгыяте әгъзалары булып килгән гражданнарның санын раслый торган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан расланган документлар.

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Регламентның 20 һәм 21 пунктларында күрсәтелгән документлар кабул ителергә тиеш түгел:

а) чит телдәге документлар;

б) төзәтүләр, өстәмә язмалар, сызылган сүзләр яки башка сөйләшенмәгән төзәтмәләр булган документлар, карандаш белән тутырылган документлар, шулай ук документларның эчтәлеген бер төрле аңлату мөмкинлеге бирми торган зыяннары булган документлар;

в) рәсми сайтта хәбәр урнашкан көнгә кадәр 6 айдан артык вакыт эчендә алынган документлар яисә аларның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәләре.

Регламентның 20 һәм 21 пунктларында күрсәтелгән, электрон документ формасында бирелгән документлар кабул ителми:

а) көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланмаган;

б) аларда сөйләшенмәгән төзәтүләр булу;

в) электрон исәпләү машиналарын кулланып үзләштерү өчен яраксыз булу, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион челтәр аша тапшыру яки мәгълүмати системаларда эшкәртү өчен яраксыз булу;

г) әгәр дә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаның чынбарлыкка туры килүен тикшерү нәтиҗәсендә "Электрон имза турында" 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясында аның чынлыгын тану шартларын үтәмәү ачыкланса.

Әгәр гариза һәм аңа кушылып бирелә торган документлар Бердәм порталда, хезмәтләр порталларында яки Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органының рәсми сайтында бастырылган дәүләт хезмәте күрсәтү сроклары һәм тәртибе турындагы мәгълүмат нигезендә, Регламентның 23 пунктындагы "в" һәм "г" пунктчаларында күрсәтелгән ысуллар белән, бирелгән булса, гариза һәм аңа кушылып бирелә торган документларны кабул итүдән баш тарту рөхсәт ителми,

6. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен түләнә торган дәүләт пошлинасын яисә башка тәләүләрне алу тәртибе, күләме һәм аларны алу нигезе

Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен Россия Федерациясе законнарында дәүләт пошлинасы яисә башка түләү каралмаган

7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган дәүләт хезмәте өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм түләүне алу нигезләре, шул исәптән әлеге түләү күләмен санап чыгару методикасы турында мәгълүматны кертеп

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр өчен түләү алынмый.

8.  Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, һәм шулай ук аларның вазыйфаи затларының  карарларына һәм гамәлләренә (гамәлләрнең кылынмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Мөрәҗәгать итүче дәүләт хезмәте күрсәтү барышында кабул ителгән гамәлләргә (гамәл кылмавына) һәм карарларга шикаять белән мөрәҗәгать итә ала.

Мөрәҗәгать итүчеләр конкурсны оештыручының вазыйфаи затларының гамәлләренә яисә гамәл кылмауларына, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәткәндә алар тарафыннан кабул ителә торган карарларга, шул исәптән түбәндәге очракларда шикаять бирергә хокуклы:

а) дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең гаризасын теркәү срогын бозу;

б) дәүләт хезмәте күрсәтү срогын бозу;

в) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралмаган документларны таләп итү;

г) мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

д) федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларында каралмаган булса, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту;

е) мөрәҗәгать итүчедән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп итү;

ж)конкурсны оештыручының вәкаләтле затының дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тарту яисә мондый төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән срогын бозу.

9. Элемтә өчен мәгълүмат

Комитетның урнашу урыны: Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт.

Комитетның  эш вакыты: шимбә һәм якшәмбедән  кала, көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга  9.00-16.45. Төшке аш 13.00-13.45.

График приема заявлений: г. Казань, ул. Карима Тинчурина, д. 29.

Иҗтимагый транспорт белән “Татарстан” тукталышына кадәр :

автобуслар № 1, 31, 53, 54, 6, 71;

троллейбуслар № 3, 5;

трамвай № 7;

 «Ахтямов» тукталышына кадәр:

автобуслар № 23,5, 56, 68, 71, 72.

Бинага керү  шәхесне раслый торган документ буенча.

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе һәм аның үтәлеше турында мәгълүмат бирү Хайваннар дөньясын күзәтү бүлеге белән гамәлгә ашырыла ( алга таба – Бүлек). Телефон: (843) 211-66-94 кабул итү бүлмәсе.

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 июле, 10:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International