Кыр карчыгысы

Кыр карчыгасы төз тәнле, зур һәм бу төргә хас яшәү рәвеше алып бара торган каурыйлы ерткыч. Карчыгалылар гаиләсенә, карчыгасыманнар төркеменә карый.

Бу горур кош кыр карчыгасы дип болай гына аталмаган. Атамасының аңлатмасы кошның тормышта үз-үзен тотышына туры килә. Ул элек-электән карак, урлаучан, ерткыч гамәлләре белән дан тоткан. Аны тагын тычкан карчыгасы, сазлык карчыгасы дип тә атыйлар.

Дала һәм урман зоналарының ачык ландшафтларында, тундра һәм болыннарда, югары сазлык биләмәләрендә, киселгән урман аланлыкларында, тауларда, сирәк утыртылган  урманнарда яки урман читендә оялый. Ачык аучылык җир-суларында яши. Татарстанда аз санда барлык административ районнар территориясендә дә яши. Соңгы 60 елда бу карчыганың саны авыл хуҗалыгы җитештерүен интенсификацияләү һәм табигый ландшафтларны үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә шактый кимеде. Оялау  чорында хәтта иң уңай елларда да бөтен республика буенча 200 пардан артмый. 3-5 йомырка сала. Кошның икесе дә ояны дошманнардан саклый.

Ачык ландшафтларда аулый. Табышны җир өстеннән түбән очып күзли. Туклану рационында тычканнар, кыр тычканнары һәм башка вак кимерүчеләр бар. Ел дәвамында азыгы үзгәрә. Төрле сезоннарда ризыгы шулай ук кошлардан һәм рептилияләрдән тора. Кыр карчыгасы шулай ук бакаларны, бөҗәкләрне, суалчаннарны, дала әрләннәрен, кечкенә йомраннарны, кәлтәләрне аулый. Карчыгалар  кош ояларын җимерә, кош балаларын ашый.

Табышны башта югарыга ташлап һәм тотып уйныйлар, аннары гына ашыйлар. Ау вакытында характерлы тавыш чыгара.  Ерткыч түбән оча, җир янында ул табышын күреп ала һәм аңа үткен тырнакларын кертә. Табышны тулысынча йота. Кайчагында үләксә белән туклана. Бер ай эчендә 300гә кадәр терлек ашый.

Каурыйлылар март азагы-апрель башында килә. Ана кош ояны  коры үләннән һәм юка ботаклардан җирдә төзи һәм кошчыкларны үзе утырып чыгара. Оя узган елгы биек коры үлән арасында ачык җирлектә ясала.

Кызыклы фактлар:

1.      Кыр карчыгалары биеклектә яки агачларда утырырга яратмый, ял итү өчен алар җиргә төшә.

2.      Кошның күзләре үз урыныннан бераз күчкән һәм бит сөяге белән бергә аны бераз ябалакка охшаган итә.

3.      Ерткыч караңгы төшкәндә генә ауламый. Кайчагында ау тирән төнгә кадәр дәвам итә ала.

4.      Кыр карчыгасы экосистеманың мөһим катнашучысы булып тора, ул кимерүчеләрнең санын җайга салырга ярдәм итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International