Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча дәүләт хезмәтен күрсәтүнең административ регламенты

1. Дәүләт хезмәтенең атамасы

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару (алга таба- аучылык билеты).

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

Гариза буенча бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү (бирмәү), гамәлдән чыгару

 

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, әгәр Россия Федерациясе законнарында каралса, Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) вакыты.

Аучылык билеты,гаризаны теркәгәннән соң, биш эш көне эчендә бирелә;

Аучылык билеты,алда алган аучылык билетын гамәлдән чыгару турындагы гаризаны теркәгәннән соң, биш эш көне эчендә гамәлдән чыгарыла;

Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен бирү гариза бирүченең мөрәҗәгате кергән көндә башкарыла.

Гариза һәм документлар КФҮ аша бирелгән очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документлар КФҮкә дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты чыкканнан соң, өч эш көненнән дә артмаган вакыт эчендә тапшырыла.

Аучылык билеты гамәлдән чыккан көннән алып бер эш көне эчендә, бу турыда белдерү кәгазе, аучылык билеты гамәлдән чыгарылган физик затка җибәрелә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

 

4. Дәүләт хезмәте, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге,гариза бирүче белән аларны алу ысуллары, шул санда электрон рәвештә, аларны  күрсәтү тәртибе.

4.1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында  гариза (1 нче кушымта) (электрон формада яисә КФҮ аша гариза биргәндә -скан-күчермә);

4.1.1. аклы-каралы яки төсле, 30-40 мм зурлыктагы, йөз туры караган төгәл сүрәт,  баш киемсез төшкән ике шәхси фотография электрон формада яисә КФҮ аша гариза биргәндә –электрон рәвештә) ;

4.1.2. шәхесне белдерә торган төп документның күчермәсе (гаризаны электрон рәвештә бирү очрагыннан башка)

4.2. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын гамәлдән чыгару турында  гариза ( 2 нче кушымта);

Дәүләт хезмәтен алыр өчен гариза бланкын гариза бирүче Комитетка  шәхси килеп алырга мөмкин.

Бланкның электрон формасы Комитетның рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм аңа кушылган документлар, гариза бирүче белән, кәгазьдә киләсе ысуллар белән тапшырыла ала:

шәхси (шул санда ышанычнамә нигезендә гариза бирүче исеменнән  эш итүче зат белән);

КФҮ аша;

почта аша.

Документлар, гариза бирүче белән, шулай ук электрон документ рәвешендә , “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” федераль  мәгълүмат системасы яки җирле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталлары аша тапшырылырга мөмкин. Аңа шәхси фото беркетелә. Фотога куелган таләпләр:

кушылып бирелгән файлдагы рәсемнең форматы - JPEG яки JPEG 2000;

беркетелгән фотографиянең минимум рөхсәте 450 dpi ким булмаска тиеш;

фотография 24-битлы төсле киңлектә яки 8-битлы аклы-каралы киңлектә үтәлергә мөмкин;

беркетелгән фотографиянең максимум зурлыгы 300 кб артмаска тиеш;

Фотога куелган өстәге таләпләр шулай ук КФҮ аша документлар биргәндә дә туры килә.

Мөрәҗәгать итүче күпфункцияле үзәк аша дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аңа Россия Федерациясе гражданины паспорты һәм (яки) мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы башка документ тапшырырга кирәк.

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Бу регламентның 2.5. пунктында күрсәтелгән  документлар исемлегеннән документны бирмәү.

 

6. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төрле түләүнең тәртибе, күләме һәм алу нигезләре

Дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә

 

7. Мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтүгә түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

8. Дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең, ә шулай ук аларның вазыйфаи затларының һәм дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Дәүләт хезмәтен алучылар дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы Бүлек белгече, Бүлек башлыгы, Комитетның район хезмәткәрләре гамәлләрен (гамьсезлеген) судка кадәрге тәртиптә, Комитет рәисенә шикаять кылу хокукына ия.

 

9. Элемтә өчен мәгълүмат

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының  урнашу урыны: Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының  эш вакыты: шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга  9.00-16.45. Төшке аш 13.00-13.45. 

Гаризаларны кабул итү графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга  9.00-16.45. Төшке аш 13.00-13.45.  

Иҗтимагый транспорт белән “Тинчурин” тукталышына кадәр :

автобуслар №№ 1, 6, 31, 53, 54;

троллейбуслар №3, 5;

Керү шәхесне раслый торган документ буенча.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлегенең ( алга таба – Бүлек) белешмәләр өчен телефоны : (843)211-70-78.

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 июле, 17:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International