Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә торучы аучылык ресурсларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә рөхсәт бирүдән тыш, аучылык ресурсларын (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аучылык ресурсларыннан тыш) ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының административ регламенты

1. Дәүләт хезмәте атамасы

Федераль  әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә рөхсәт бирүдән тыш,  хайваннар дөньясы объектларын (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан тыш) ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте ( алга таба – Дәүләт хезмәте).

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

Федераль  әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә торучы хайваннар дөньясы объектларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә рөхсәт бирүдән тыш,  хайваннар дөньясы объектларын (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар дөньясы объектларыннан тыш) ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә рөхсәт бирү ( алга таба – Рөхсәт);

Рөхсәт бирүдән баш тарту.

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү срогы

Рөхсәт алу турындагы гаризаны теркәгәннән соң, Рөхсәт бирү турындагы карар ун көн эчендә кабул ителә.

Рөхсәтне бирү турындагы карар кабул ителгәннән соң, Рөхсәт өч эш көне эчендә бирелә.

4. Дәүләт хезмәте, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен, закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге,гариза бирүче белән аларны алу ысуллары, шул санда электрон рәвештә, аларны  күрсәтү тәртибе.

4.1 Рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать итүче түбәндәге мәгълүматларны тапшыра:

1) мөрәҗәгать итүче (аның вәкаләтле вәкиле) тарафыннан имзаланган һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә алган ирекле формада төзелгән Рөхсәт алу турында гариза:

вәкаләтле орган исеме;

юридик затның атамасы (тулы һәм кыскартылган), оештыру-хокукый рәвеше, юридик затның урнашу урыны яки индивидуаль эшкуарның фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхесен раслаучы документ белешмәләре;

асрарга һәм үрчетергә планлаштырылган аучылык ресурсларының рус һәм латин атамалары, баш саны һәм җенес составы;

аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә караган эшчәнлекнең төрләре һәм максатлары (аучылык ресурсларының яшәү тирәлегендә урнаштыру (яки) аларны сату);

ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә аучылык ресурсларын асрау һәм үрчетү шартлары (ярым ирекле асрау өчен күз алдында тотыла торган территорияләрнең чикләре һәм мәйданнары, ясалма төзелгән яшәү тирәлегендә асрау өчен билгеләнгән объектларның тасвирламасы һәм адреслары);

аучылык ресурсларын заказ бирүчегә тапшыру яки аларны яшәү тирәлегендә урнаштыру шартлары (транспорт төре, яшәү тирәлегендә урнаштырырга планлаштырылган аучылык ресурсларының саны);

аучылык ресурсларын яшәү тирәлегендә урнаштыру тәртибе (аучылык ресурсларының табигый яшәү тирәлегендә чыгарылырга планлаштырылган төрләре һәм саны һәм чыгарырга планлаштырылган сроклары);

мөрәҗәгать итүченең элемтә өчен телефон номеры, электрон почта адресы;

индивидуаль эшкуарның фамилиясе һәм инициаллары яки юридик зат вәкиленең вазыйфасы, фамилиясе һәм инициаллары;

мөрәҗәгать итүче вәкиленнән Рөхсәт алу турында гариза бирергә вәкаләтле булуын раслаучы документлар турында белешмәләр (ышаныч кәгазе реквизитлары);

гаризага имза кую датасы;

2) вольерның планы (комплексның урнашу урыны, чикләре һәм мәйданы);

3) вольерда асрарга рөхсәт ителгән аучылык ресурсларының максималь санын, хайваннарны ашату рационын һәм эпизоотиягә каршы исәпләүләрне үз эченә алган, ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә аучылык ресурсларын асрау (үрчетү) проекты.

4.2. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырыла торган документларның күчермәләре билгеләнгән тәртиптә расланырга тиеш. Документларның оригиналлары булган очракта, аларның күчермәләре, документларны вәкаләтле органга тапшырган вакытта, документларны кабул итү һәм теркәү өчен җаваплы вазыйфаи зат тарафыннан ясала.

4.3. Регламентның 21 пунктында каралган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан электрон формада тапшырылырга мөмкин.

4.4. Дәүләт хезмәтен электрон рәвештә алу өчен, мөрәҗәгать итүче, Регламентның 21 пункты таләпләренә туры китереп язылган, Рөхсәт алу турындагы гаризаны электрон формада, Интернет мәгълүмат-коммуникация челтәрендә вәкаләтле органнарның рәсми сайтларында яки Бердәм порталда урнаштырылган гариза формасын тутыру юлы белән җибәрә.

Бу очракта дәүләт хезмәте күрсәтүнең барышы турында хәбәрләр, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларның әзерлеге турында хәбәр, әгәр гариза бирүче тарафыннан Рөхсәт алу турындагы гаризада башкасы күрсәтелмәгән булса, мөрәҗәгать итүчегә электрон формада җибәрелә.

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Россия Федерациясе законнарында дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр каралмаган.

6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен алына торган дәүләт пошлинасын яисә башка түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Аучылык объектларына караган хайваннар дөньясы объектларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма төзелгән яшәү тирәлегендә асрауга һәм үрчетүгә бирелгән Рөхсәт өчен, дәүләт пошлинасы Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 статьясындагы 1 пунктының 121 пунктчасында билгеләнгән күләмдә алына.

Рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү реквизитлары мәгълүмат стендларында, Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге вәкаләтле органнарның рәсми сайтларында, Бердәм порталда урнаштырыла.

7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган дәүләт хезмәте өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм түләүне алу нигезләре, шул исәптән әлеге түләү күләмен санап чыгару методикасы турында мәгълүматны кертеп

 Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр өчен түләү алынмый.

8.  Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, һәм шулай ук аларның вазыйфаи затларының  карарларына һәм гамәлләренә (гамәлләрнең кылынмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Мөрәҗәгать итүчеләр вазыйфаи затларның, вәкаләтле органнарның гамәлләренә (гамәл кылмавына), шулай ук дәүләт хезмәте күрсәткәндә алар тарафыннан кабул ителә торган карарларга судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять бирергә хокуклы.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 11.1 һәм 11.2 статьяларының нигезләре һәм тәртибе буенча, шул исәптән түбәндәге очракларда мөрәҗәгать итә ала:

А)дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең гаризасын теркәү срогын бозу;

б) дәүләт хезмәте күрсәтү срогын бозу;

в) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралмаган документларны таләп итү;

г) мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

д) Регламентның 33нче пунктында каралмаган нигезләр буенча дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту;

е) мөрәҗәгать итүчедән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп итү;

ж) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тарту яисә мондый төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән срогын бозу.

9. Элемтә өчен мәгълүмат

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының  урнашу урыны: Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының  эш вакыты: шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга  9.00-16.45. Төшке аш 13.00-13.45. 

Гаризаларны кабул итү графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга  9.00-16.45. Төшке аш 13.00-13.45.  

Иҗтимагый транспорт белән “Тинчурин” тукталышына кадәр :

автобуслар №№ 1, 6, 31, 53, 54;

троллейбуслар №3, 5;

Керү шәхесне раслый торган документ буенча.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлегенең ( алга таба – Бүлек) белешмәләр өчен телефоны : (843) 211-66-94-кабул итү бүлмәсе;

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 октябре, 09:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International