Төзелергә яки үзгәртеп корырга планлаштырылган шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектлары турындагы белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелешенең яисә бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килүе ( туры килмәве) һәм региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территориясе чикләрендә (дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлардан тыш) индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзүне, үзгәртеп коруны гамәлгә ашырганда, җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителүе (һәм/яки рөхсәт ителмәве) турында белдерү кәгазен бирү.

1. Дәүләт хезмәтенең атамасы

Төзелергә яки үзгәртеп корырга планлаштырылган шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектлары турындагы белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелешенең яисә бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килүе ( туры килмәве) һәм региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территориясе чикләрендә (дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлардан тыш) индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзүне, үзгәртеп коруны гамәлгә ашырганда, җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителүе (һәм/яки рөхсәт ителмәве) турында белдерү кәгазен бирү.

2. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

Төзелергә яки үзгәртеп корырга планлаштырылган шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектлары турындагы белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелешенең яисә бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителүе турында белдерү кәгазе ( 2 нче номерлы кушымта) ( алга таба – туры килү турында белдерү кәгазе)

Төзелергә яки үзгәртеп корырга планлаштырылган шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектлары турындагы белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелешенең яисә бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителмәве турында белдерү кәгазе ( 3 нче номерлы кушымта) ( алга таба – туры килмәү турында белдерү кәгазе)

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) вакыты, әгәр Россия Федерациясе законнарында каралса, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты

Әгәр индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки үзгәргеп кору федераль яки региональ әһәмияттәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә планлаштырылса һәм аның нигезендә  индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортын төзү яки үзгәртеп кору планлаштырылса, планлаштырыла торган төзелеш турындагы белдерү кәгазендә типлаштырылган архитектура карарына күрсәтмә юк икән, торган Комитет:

1) РФ ШрК 51.1 статьясындагы 6 өлешендә каралган кире кайтару өчен нигезләр булмаганда, планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамә кергән көннән алып өч эш көненнән дә артмаган вакыт эчендә, шул исәптән, бердәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын һәм аңа тоташтырыла торган ведомствоара электрон бәйләнешнең региональ системаларын кулланып, күрсәтелгән белдерү кәгазен һәм аңа кушып бирелгән индивидуаль торак төзелеше объектының яисә бакча йортының тышкы кыяфәтен тасвирлауны Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына җибәрә;

2) бу белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелеше объектының яисә бакча йортының параметрларының рөхсәт ителгән төзелеш, үзгәртеп кору, җирдән файдалану һәм төзелеш объектлары кагыйдәләре, территорияне планлаштыру документлары белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектларының РФ ШтК, башка федераль законнар белән билгеләнгән параметрларына һәм планлаштырыла торган төзелеш турында белдерү кәгазе керү датасына гамәлдә булган мәҗбүри таләпләргә туры килү-килмәвен, шулай ук җир кишәрлеген рөхсәт ителгән файдалану һәм Россия Федерациясенең Җир һәм башка законнары нигезендә билгеләнгән һәм планлаштырыла торган төзелеш турында белдерү кәгазе кергән көндә гамәлдә булган чикләүләр нигезендә, индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителүен тикшерә.

3) белдерү кәгазе кергән көннән соң егерме эш көненнән дә соңга калмыйча, төзүчегә РФ ШтК 51.1 статьясындагы 7 өлешенең 2 пунктында каралган, планлаштырылган төзелеш турындагы белдерү кәгазендә билгеләнгән ысул белән, төзелергә яки үзгәртеп корырга планлаштырылган шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектлары турындагы белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелешенең яисә бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм  җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителүе турында  яки  төзелергә яки үзгәртеп корырга планлаштырылган шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектлары турындагы белдерү кәгазендә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелешенең яисә бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм  җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыруның рөхсәт ителмәве турында  белдерү кәгазен җибәрә.

Дәүләт хезмәте нәтиҗәсе булган документны бирү, мөрәҗәгать итүче килгән көнне гамәлгә ашырыла.

Гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып (почта аша яки электрон адреска), дәүләт хезмәте нәтиҗәсе булган документны җибәрү,  дәүләт хезмәте нәтиҗәсен рәсмиләштерү һәм теркәү көнендә гамәлгә ашырыла.

Дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору каралмаган.

4. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге, аларны мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны бирү тәртибе.

Планлаштырыла торган төзелеш турында белдерү кәгазе(1 нче кушымта);

Планлаштырыла торган төзелеш турындагы белдерү кәгазенә түбәндәгеләр кушыла:

1) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән очракта, җир кишәрлегенә хокук билгели торган документлар;

2) планлаштырылган төзелеш турында белдерү кәгазе төзүче вәкиле тарафыннан җибәрелгән очракта, төзүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ;

3) төзүче чит ил юридик заты булган очракта, чит ил дәүләте законнары нигезендә юридик затны дәүләт теркәвенә алу турындагы документларның рус теленә таныкланган тәрҗемәсе;

 4) әгәр индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки үзгәртеп кору федераль яки региональ әһәмияттәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә планлаштырылса, индивидуаль торак төзелеше объектының яки бакча йортының тышкы кыяфәтен тасвирлау, РФ ШтК 51.1 ст.5 өлешендә каралган очрактан тыш. Шәхси торак төзелеше яисә бакча йортының тышкы кыяфәтен тасвирлау текст формасындагы тасвирламаны һәм график тасвирламаны үз эченә ала.

Индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йортының тышкы кыяфәтен тасвирлау текст формасында индивидуаль торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларына күрсәтмәне, аларның тышкы кыяфәтен төс ягыннан хәл итүне, индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йортының тышкы кыяфәтен билгеләүче төзелеш материалларын, шулай ук индивидуаль торак төзелеше объектының яисә бакча йортының башка характеристикаларын тасвирлауны, шулай ук шәһәр төзелеше регламентында капиталь төзелеш объектының архитектур чишелешләренә карата таләпләр буларак билгеләнгән индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йорты объектының башка характеристикаларын тасвирлауны үз эченә ала.  График тасвирлама индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йортының тышкы кыяфәтенең сүрәтен, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йорты объектының фасадын һәм конфигурациясен күрсәтә.

Планлаштырыла торган индивидуаль торак төзелешен яисә бакча йортын төзү яки үзгәртеп кору параметрлары үзгәргән очракта, төзүче планлаштырыла торган индивидуаль торак төзелешен яисә бакча йортын төзү яки үзгәртеп кору параметрларын үзгәртү турында белдерү кәгазе бирә (алга таба-Параметрларны үзгәртү турында белдерү кәгазе) (6 нчы кушымта).

 Дәүләт хезмәтен алу өчен гариза бланкын гариза бирүче Комитетка шәхси мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Комитетның рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм кушып бирелә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазь иядә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

шәхсән (мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан ышанычнамә нигезендә);

почта аша.

Мөрәҗәгать итүче гаризаны һәм документларны «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» дәүләт мәгълүмат системасы аша, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша, шул исәптән «Интернет»мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә тапшырырга (җибәрергә) хокуклы.

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр юк

6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен алына торган дәүләт пошлинасын яисә башка түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Түләү алынмый

7. Түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтүгә түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Түләү алынмый

8. Дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең, ә шулай ук аларның вазыйфаи затларының һәм дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Мөрәҗәгать итүчеләр Комитет, Комитетның вазыйфаи затлары  , яки Комитеттагы дәүләт граждан хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына)судка кадәр тәртиптә - Комитетка шикаять бирергә хокуклы. Дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле рәвештә Комитет рәисенең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә.

9. Элемтә өчен мәгълүмат

Комитетның урнашу урыны: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт.

Эш графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен,  дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке аш 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Гаризалар кабул итү графигы: Казан шәһәре, шимбә һәм якшәмбе, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке аш 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе һәм башкару барышы турында белешмәләр бирү, Биотөрлелек бүлеге тарафыннан (843) 211-68-62 телефоны буенча башкарыла.

Соңгы яңарту: 2020 елның 15 октябре, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International