Суда гомуми тоту күләме билгеләнми торган биологик ресурслардан файдалануга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешүләр төзү буенча Россия Федерациясе тарафыннан тапшырылган вәкаләтләр өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарының административ регламенты

1. Дәүләт хезмәте исеме

Суда гомуми тоту күләме билгеләнми торган биологик ресурслардан файдалануга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр  белән  килешүләр төзү буенча  дәүләт хезмәте

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булып, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү яки килешү төзүдән баш тарту тора.

 

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, әгәр Россия Федерациясе законнарында каралса, Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) вакыты.

Балыкчылык буенча федераль агентлык тарафыннан рәсми сайтта килешү  әзерләү һәм төзү турында игълан иткәннән соң, мөрәҗәгать итүчедән гариза һәм тулы комплект документлар алгач, 10 эш көне дәвамында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү яки килешү төзүдән баш тарту турында карар кабул итә.

 

4. Дәүләт хезмәте, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен, закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге,гариза бирүче белән аларны алу ысуллары, шул санда электрон рәвештә, аларны  күрсәтү тәртибе.

4.1. Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:

1) юридик зат өчен- тулы һәм кыскартылган исеме, урнашу урыны, банк реквизитлары, салым түләүченең идентификация номеры, төп дәүләт теркәү номеры, элемтә өчен телефон;

2) индивидуаль эшкуар өчен - фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы-булган очракта), шәхесне раслаучы документ белешмәләре, яшәү урыны, банк реквизитлары, салым түләүченең идентификация номеры, мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль шәхси счетның иминият номеры (алга таба - СНИЛС), элемтә өчен телефон;

3) юридик зат өчен-мөрәҗәгать итүченең чит ил инвесторы контроле астында булуы яки булмавы турында белешмәләр;

4)Монополиягә каршы федераль хезмәт карары турында белешмәләр;

5) су биологик ресурсларының төре, балыкчылык төре, бу төр су биологик ресурсларын табу күләме, районы һәм сроклары (тоту);

6)су биологик ресурсларын табу (тоту)өчен файдаланыла торган кораб төрләре, кораллары һәм ысуллары;

4.2. Балык тоту, Россия Федерациясе Дәүләт флагы астында йөзүче һәм Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән су биологик ресурсларын табу (тоту) өчен файдаланыла торган һәм мөрәҗәгать итүченең үз яисә арендага алынган мөлкәт хокукларын раслый торган, суднолардан файдаланып гамәлгә ашырылса, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә расланган түбәндәге документларның күчермәләре:

1)арендага алынган кораблар өчен- аренда килешүе;

2) суднога милек хокукы булу турында таныклык, ә төп двигателе 55 киловаттан ким булган һәм гомуми сыйдырышлыгы 80 тоннадан ким булган судноларга-судно билеты;

3) суднода судноның урыны турында мәгълүматны даими автомат рәвештә тапшыруны тәэмин итүче техник контроль чаралары булуын раслый торган таныкланган документ.

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Киләсе  документлар кабул ителми:

а) чит телдәге документлар;

б) төзәтүләр, өстәмә язмалар, сызылган сүзләр яки башка сөйләшенмәгән төзәтмәләр булган документлар, карандаш белән тутырылган документлар, шулай ук документларның эчтәлеген бер төрле аңлату мөмкинлеге бирми торган зыяннары булган документлар;

в) рәсми сайтта хәбәр урнашкан көнгә кадәр 6 айдан артык вакыт эчендә алынган документлар яисә аларның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәләре.

Электрон документ формасында бирелгән документлар, киләсе очракларда кабул ителми:

а) көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланмаган;

б) аларда сөйләшенмәгән төзәтүләр булу;

в) кеше тарафыннан электрон исәпләү машиналары кулланып кабул итү өчен яраксыз булу;

г) әгәр дә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаның чынбарлыкка туры килүен тикшерү нәтиҗәсендә "Электрон имза турында" 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясында аның чынлыгын тану шартларын үтәмәү ачыкланса.

 

6. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен түләнә торган дәүләт пошлинасын яисә башка тәләүләрне алу тәртибе, күләме һәм аларны алу өчен нигез

Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен дәүләт пошлинасы яисә башка түләү алынмый.

 

7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган дәүләт хезмәте өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм түләүне алу нигезләре, шул исәптән әлеге түләү күләмен санап чыгару методикасы турында мәгълүматны кертеп

Суднога милек хокукы турында таныклык биргән яки судно билетын биргән өчен дәүләт пошлинасы түләнә. Балык белән кәсеп итү флоты судноларының урнашу урыннары турында мәгълүматны автомат рәвештә тапшыруны тәэмин итүче техник чараларны тикшерү, туры килү-килмәү таныклыгын рәсмиләштерү һәм бирү өчен түләү алынмый.

 

8.  Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, һәм шулай ук аларның вазыйфаи затларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәлләрнең кылынмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Мөрәҗәгать итүче дәүләт хезмәте күрсәтү барышында кабул ителгән гамәлләргә (гамәл кылмавына) һәм карарларга шикаять белән мөрәҗәгать итә ала.

Мөрәҗәгать итүчеләр вәкаләтле органның вазыйфаи затларының гамәлләренә яисә гамәл кылмауларына, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәткәндә алар тарафыннан кабул ителә торган карарларга түбәндәге очракларда шикаять бирергә хокуклы:

а) дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең гаризасын теркәү срогын бозу;

б) дәүләт хезмәте күрсәтү срогын бозу;

в) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралмаган документларны таләп итү;

г) мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

д) федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларында каралмаган булса, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту;

е) мөрәҗәгать итүчедән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп итү;

ж)конкурсны оештыручының вәкаләтле затының дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тарту яисә мондый төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән срогын бозу.

 

9. Элемтә өчен мәгълүмат

Комитетның урнашу урыны: Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт.

Комитетның  эш вакыты: шимбә һәм якшәмбедән  кала, көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга  9.00-16.45. Төшке аш 13.00-13.45.

График приема заявлений: г. Казань, ул. Карима Тинчурина, д. 29.

Иҗтимагый транспорт белән “Татарстан” тукталышына кадәр :

автобуслар № 1, 31, 53, 54, 6, 71;

троллейбуслар № 3, 5;

трамвай № 7;

 «Ахтямов» тукталышына кадәр:

автобуслар № 23,5, 56, 68, 71, 72.

Бинага керү  шәхесне раслый торган документ буенча.

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе һәм аның үтәлеше турында мәгълүмат бирү Хайваннар дөньясын күзәтү бүлеге белән гамәлгә ашырыла ( алга таба – Бүлек). Телефон: (843) 211-66-94 кабул итү бүлмәсе.

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 июле, 14:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International