Халыкара кыргый табигать көне

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Халыкара кыргый табигать көне чикләрендә,«Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре белән , Буа шәһәренең “ Алтынчәч” балалар бакчасында викторина уздырылды. Балалар төрле кыргый хайваннарның табигатьтәге яшәү тирәлекләре белән таныштырылдылар. Викторина нәтиҗәсендә  “Мин һәм кызыл китап” республика кул эше бәйгесе җиңүчеләренә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

“Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре белән, “Безнең республикада һәм районда яшәүче, сирәк төр хайваннар һәм үсемлекләр” темасына ТР Балтач районының “Норма урта мәктәбе”  муниципаль  бюджет  белем бирү оешмасында,  “Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” муниципаль  бюджет  белем бирү оешмасында, "Катнаш төрдәге Чепья балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасында   дәресләр уздырылды. Дәрес ахырында укытучылар һәм балалар, “Мин һәм кызыл китап” республика кул эше бәйгесендә катнашкан өчен, рәхмәт язулары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International