Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау сезонын ябу турында игълан итте

2019 елның 15 ноябре, җомга

Аулау тыела. Сүз су, сазлык-болын, кыр һәм дала киек кошлары турында бара. Бүген-15 ноябрьдә җәйге-көзге сезон тәмамлана.  Рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы сроктан  соң 20 көн эчендә, аучылар отчет бирергә тиеш - табылган хайваннар турында рөхсәтнамәдә бирелгән таблицаны тутырырга һәм Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә (Россия Табигать министрлыгының 2010 елның 16 ноябрендәге 51 номерлы боерыгына кушымта) аны алу урыны буенча тапшырырга тиеш.

Ау кагыйдәләренең әлеге нормасын үтәмәү (рөхсәтнамәне алу урыны буенча кире кайтармау яки вакытында тапшырмау) РФ КоАП 8.37 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тарту өчен нигез була ала (ау коралларын тартып алу белән 500 сумнан 4000 сумга кадәр административ штраф яки аннан башка яки 2 елга кадәр аучылык хокукыннан мәхрүм итү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International