Кара елан белән очрашканда күрергә тиешле чаралар

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Соңгы вакытта гади кара елан белән очрашу турында хәбәрләр ешайды. Беренче чиратта бөтенебезне дә  аның потенциаль куркынычы һәм аның белән очрашкан очракта   нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындыра. Шулай ук еланны  бакчага кертмәү чаралары турында сораулар бирелә.

Кыскача биологик белешмә.

Гади кара елан( зәһәр елан) (Vipera berus)  — озынлыкка 50-70 сантиметрлы зур булмаган елан. Төсе- төрле төстә булырга мөмкин, нигездә сорыдан һәм зәйтүн төсеннән алып  кызгылт – көрән төскә кадәр. Кара төсе – төп. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган.

Гади кара елан  бөтен Европа һәм Азия  урманнарында киң таралган, төньякта төньяк боҗрасына кадәр җитә. Урманнарда, сазлыкларда, ә шулай ук кечкенә урманчыкларда һәм бакчаларда яши. Дымлы урыннарны ярата, шуның белән бәйле рәвештә су буйларында еш очрый. Яшәү рәвеше, кагыйдә буларак, кышлаган  урынына бәйле. Оя урынына кимерүчеләрнең ояларын һәм җирдәге ярыкларны куллана.

Гади кара елан кечкенә хайваннар, кошлар, бакалар һәм келтәләр белән туена. Гади кара еланның гомере, төрле белешмәләр буенча, 10 елдан алып 15 елга кадәр. Кайберләре 30 елга кадәр дә яшиләр, ләкин ул күбрәк чыгарма.

Гади кара елан күпмегә куркыныч?

Гади кара еланның куркыныч дәрәҗәсе- уртача.  Үлем нәтиҗәләре аеручы сирәк. Ләкин аның чагуы кешене шактый вакытка гадәти тормышыннан чыгара ала. Кыска вакытлы планнар турында әйтәсе дә юк.

Үзеннән үзе  елан   куркучан һәм агрессив түгел, кешене күргәч тә (вакытында күрсә) кача.

Кара елан чакмасын өчен күрелә торган чаралар.

Әгәр дә кара елан сезне  үз вакытында күреп ыслый башласа – бик әйбәт. Андый очракта  ипләп кенә, кискен хәрәкәтсез, курыкмыйча елан яныннан ераккарак китәргә кирәк.

Гади кара еланның ташлануы биек түгел һәм сирәк очракта тезгә кадәр җитә ала. Шуңа күрә резин итек һәм тәнгә сыланып тормый торган штан, зур ихтималлык белән, баскан очракта чагудан коткарачак.

Кара елан күп булган урыннарда йөргәндә качып йөрергә кирәк түгел, йөргәндә һәм гөмбәләр эзләгәндә  үзеңә таяк белән булышырга кирәк.

Лагерьдә кара еланнардан аерым куркыныч янарга мөмкин. Төнлә учак янына җылынырга килергә мөмкиннәр, яки, тагын да начаррак, без учак янында җылынып утырганда, палатка эченә кереп, йокы капчыгына кереп ятарга мөмкиннәр.  Һәм менә бу очракта аяктан тыш башка җиргә чагылу ихтималы бик зур. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз! Палатканы ачык калдырмагыз, керер алдыннан  чакырылмаган кунаклар булуына тикшерегез.

 Кара елан чакса нишләргә?

  1. Беренче минутларда ,яраның кырыйларын кысып һәм гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышырга. Әгәр дә авыз эчендә яралар булсаалай итәргә ярамый.
  2. Җәфа чиккәнгә хәрәкәтсезлекне тәэмин итәргә.
  3. Аллергиягә каршы дару бирергә.
  4. Күп эчертергә.
  5. сывороткасын кертү өчен хастаханәгә алып барырга.

Катгый тәкъдим ителми:

  •  
  •  
  • Бау бәйләргә;
  • Яраны чистартудан кала, хәмер эчәргә.

Хастаханә булмаган, телефон эшләмәгән, җәфа чиккән бер үзе булган һәм аның кая икәнен  бер кеше эзләмәгән очракта эш тәртибе.

Андый очракта эш тәртибе:

  1. Бу чарачагудан соң беренче минутларда гына булышуны истә тотып, тиз вакытта агуны суырырга тотынабыз.
  2. 5-10 минуттан омтылуларны ташлыйбыз, дару эчәбез:

Аптечкада  киләсе дарулар булырга тиеш:

-новокаин 2%, -киң спектрлы антибиотик, мәсәлән доксициклин.

Дәвалану барышы: Чагу урынын йогышсызландырабыз. Тешләү урынын новокаин белән   кадыйбыз (3-4 укол). Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа – кырыйларына кадыйбыз. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясыйбыз. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәбез. Суны регидрон белән бутап эчәбез.

  1. Яту урыны әзерлибез, учак ягабыз, суны кайнатырга куябыз. Моның бөтенесен дә бик тиз эшләргә кирәк, чөнки 1-1,5 сәгатьтән вакытлыча күрү сәләтен һәм ( яки) аңны югалтырга мөмкин.
  2. Мөмкин булгансәләтсезлек вакытына ( берничә көнгә кадәр) чокыр әзерлибез.

«Антигадюка» сывороткасына кагылышлы. Аны аптечкада тоту мәгънәсез. Аксымлы препарат булганга күрә, ул температурага бик сизгер. Походта кирәкле температураны тотып булмый. Һәм икенчедән, сыворотка кертүгә организм анафилактик шок белән җавап бирергә мөмкин һәм күрсәтелгән шартларда, зур ихтималлык белән үлемгә китерәчәк.

Кара елан ишек алдына кермәсен өчен, бакчаны периметр буйлап 20 см биеклектәге киртә белән тотып алырга кирәк.

 (ЗооБот (http://zoobot.ru/gadyuka-obyknovennaya) сайты материаллары кулланды).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International