Кыслаларны тоту өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Браконьерны Минзәлә районында тотканнар.

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Минзәлә районының  яшәүчесе су биоресурсларына зыян китергән. Дусай Кичү торак пунктыннан ерак түгел Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә ул законсыз рәвештә кыслаларны тоткан. Хокук бозу Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән полиция хезмәткәрләре уздырган рейд барышында ачыкланды.  Браконьердан 9 кысла тоткыч, Казанка-М көймәсе, Ямаха -15 моторы тартып алынды.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр «Уылдык чәчү» операциясе үткәрелә - су биологик ресурсларын табуга чикләүләр кертелде. Шуның белән бәйле рәвештә, республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елгалар акваторияләрендә көчәйтелгән рейдлар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International