Казан укучылары Куйбышев сусаклагычы акваториясендә балык тоту өчен ике мең оя кордылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Спасс районында «Балык – Булсын!» акциясе кысаларында уылдык чәчү урыннарын соңгы тапкыр урнаштырдылар Чара Балаларны яклау көненә багышланган иде.

Акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре генә түгел, Казанның 19 гимназиясе укучылары да катнашты. Уртак көч белән алар ике меңнән артык оя урнаштырдылар.

Чара башланыр алдыннан ТР Дәүләт комитетының су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Герасимова укучыларга мөрәҗәгать итте.

«Безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе – балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Нәкъ менә үсеп килүче буынның бу чараларда катнашуы бик күңелле. Сезнең арада да язмышын әйләнә-тирә мохитне саклауга багышларга теләүчеләр табылыр дип ышанасы килә», – диде ул.

Аннан соң ГТХМ вәкиле Сергей Шалашов балалар өчен куркынычсызлык техникасы һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде.

Ә «Главрыбвод» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең баш ихтиологы Рөстәм Сафиуллин уылдык чәчү урыннарын урнаштыру турында сөйләде.

Балалар беренче минуттан ук актив рәвештә эшкә кереште. Берәүләр кирәкле озынлыкта бау кисәргә булышты, икенчеләре аларга ылыс ботакларын беркетте.

«Бүген без өлкәннәргә балык оялары корырга булыштык һәм суда яшәүчеләрне саклауга зур өлеш керттек», – диләр укучылар.

Чара ахырында балалар Республикада җирле иң эре балык продукциясе җитештерүчеләрнең берсе булган балык заводында булдылар.

Уылдык чәчү чорында «Балык – Булсын!» акциясе кысаларында унҗиде районда татарстанлыларның уртак көче белән 30 км дан артык җайланма урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International