25 апрельдән Татарстанда «Нерест-2023» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бу хакта бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мутахаров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен тыелган сроклар 5 июньгә кадәр билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулысынча тыю һәм сәнәгать балыкчылыгына чикләү кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный», – дип билгеләп үтте ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга уылдык чәчү урыннарыннан тыш ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International