Татарстанда суда йөзүче киек кошларга ау сезоны ачыла

2024 елның 19 апреле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 20 апрельдән суда йөзүче киек кошларны аулау сезоны ачылуын хәбәр итә. Ата казларны һәм үрдәкләрне генә ауларга рөхсәт ителә. Сезон 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Язгы сезонда суда йөзүче киек кошларга ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан зур булмаган зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәттә булмаган ышык урын булдыру, шулай ук моторлар кулланмыйча ауланган киекләрне җыеп алу һәм транспортлау өчен генә кулланыла ала. Шулай ук этләр һәм аулаучы кошлар куллану тыела, яяраланган кошларны (подранкаларны) эзләү һәм кошларны табу өчен этләр файдаланудан тыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International