Татарстанда «Владимир Усков» фәнни-тикшеренү судносы файдалануга тапшырылды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген елга портында «Владимир Усков» фәнни-тикшеренү судносын тирәнтен модернизацияләүдән һәм фәнни һәм трал җайланмалар белән тәэмин иткәннән соң файдалануга тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Россия Федерациясенең Балыкчылык буенча федераль агентлыгы башлыгы Илья Шестаков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты директоры Кирилл Колончин катнашты.

Тантананы Россия балыкчылыгы башлыгы Илья Шестаков ачты.

«Хәзер бу тема буенча шөгыльләнү бик мөһим. Фәнни судноларны диңгездә генә түгел, Иделдә дә су биологик ресурслары запаслары нинди хәлдә икәнлеген аңлау өчен кертергә кирәк. Бер яктан бу кечкенә вакыйга сыман, ә Идел өчен зур вакыйга. Судно озак эшләр, барлык балыкчылар өчен төгәл фаразлар бирер дип өметләнәм», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, агентлыклар һәм федераль ведомстволар арасында балык булсын өчен барлык тырышлыгыгызны куеп хезмәттәшлек итү дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерәбез. Ә бу хакта бары тик фәнни тикшеренүләрдән генә белә алабыз. Мондый судноны файдалануга тапшыру безгә балыкның арта баруын һәм, бу юнәлештә уңышлы эшләү өчен, без нинди чаралар үткәрергә тиешлекне төгәл билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый бүләк өчен рәхмәт», – диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Владимир Усков» фәнни-тикшеренү судносы 2005 елда АзДонРыбВода заказы буенча балык саклау судносы буларак төзелә, бу сыйфатта 2010 елга кадәр файдаланыла. 2011 елда теплоход «ВНИРО» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең Азов-Кара диңгез филиалына (Ростов-на-Дону шәһәре) фәнни-тикшеренү судносына яңадан җиһазландыру өчен тапшырыла.

2012 – 2017 елларда судно Таганрог култыгында һәм Азов диңгезе акваториясендә эшли. Азов диңгезенең тозлылануы сәбәпле, эшләр үткәрү зонасы вак сулы лиманнар ягына күчә, бу исә, судноның утыру тирәнлеген исәпкә алсак, аны әлеге акваториядә куллану мөмкинлеген чикли.

2022 елда аны тирәнтен модернизацияләү, шулай ук фәнни һәм трал җиһазлары белән комплектлау эшләре башкарыла. Шуның ярдәмендә ВНИРОның Татарстан филиалы галимнәре алдында Урта Идел сулыкларында су биоресурсларын тикшерү буенча яңа мөмкинлекләр ачыла.

«Владимир Усков» фәнни-тикшеренү судносы Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты (ВНИРО) галимнәренә Россия Федерациясенең барлык балык хуҗалыгы тармагы файдасына Урта Иделдә тикшеренүләрне югары нәтиҗәлелек белән үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Тантаналы чара судноны карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International