Аучылык алып баручы тормышыннан бер көн: Бөгелмә сөркәләрен исәпкә алдылар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Республикада сөркәләрне исәпкә алу бара. Исәп-хисапны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылар һәм җәмәгать инспекторлары үткәрә. Шундый тикшерүләрнең берсенә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлек башлыгы Тимур Гыйниятуллин китте.

Бу җиңел блмаган эштә төп ярдәмчеләр – бинокль, блокнот, карандаш, аучылык биләмәсенең карта-схемасы һәм GPS-навигатор. Сөркәләрне исәпкә алу күз күреме ысулы белән алып барыла. Уңай һава шартларында бер көн җитә. Яшь һәм өлы хайваннар исәпкә алына.

«Сөркәләр тиенсыманнар гаиләсенә карый. Район территориясендә сөркә-байбак яши. Аның иң зур авырлыгы – 10,3 кг. Аларның яраткан яшәү урыннары – зона далалары һәм таулы җирләр. Алар өчен уңышлы яшәү шартларының берсе – аерым хайваннар һәм гаиләләр арасында күрү-тавыш элемтәсе мөмкинлеге. Байбак ким дигәндә 14 төрле кычкыру авазы чыгара. Бу сигналлар ешлык һәм тональлек буенча аерыла, аларның һәрберсе сөркә өчен нәрсәдер аңлата», – дип сөйли ул.

Узган ел районның гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре территориясендә 372 байбак яшәгән. Сөркәләрне исәпкә алу әлеге аучылык төрен саклау, рациональ куллану һәм планлы өйрәнү өчен үткәрелә. Исәпләүләр 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International